Казан телеманарасы Ураза гаете хөрмәтенә утлар белән бизәләчәк
20 апрельдә Казан телевизион манарасы Ураза гаетенә багышланган светодинамик шоуны кабызачак. Татар милли бизәкләре белән утлы шоу бәйрәм мохитен тудыра һәм шәһәр халкына гомумкешелек кыйммәтләре турында искә төшереп торачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Телеманара төрле төстәге утлар белән 19.00-23.00 сәгатьләрдә янып торачак.
Искәртик, 2023 елда Ураза гаете һәм Корбан бәйрәме көннәрен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Шулай итеп, Ураза гаете 21 апрельдә, Корбан бәйрәме 28 июньдә билгеләп үтелә.