Миңнеханов Татарстан хезмәт ветераннарын «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде
Татарстанда җиде кеше, шул исәптән хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Хезмәт ветераннары Николай Богданчиков, Рәхимҗан Хәйруллин, Җәлил Һидиятуллин, Александр Чашин, Роберт Шамгунов, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Чуйков һәм Татарстан Аксубай муниципаль районы сугыш һәм хезмәт ветераннары җирле иҗтимагый оешмасы президиумы әгъзасы Хәлил Хәлимов бүләкләнде.
Аларга «ТАССРның 100 еллыгы» медальләре «Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» бирелде, диелә документта.