Казанда гомумшәһәр өмәсе 29 апрельдә була
Быел Татарстан башкаласында гомумшәһәр өмәсе 29 апрельгә билгеләнгән, ул традицион санитар икеайлык кысаларында узачак. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде.
«Кышкы чордан соң чисталык һәм тәртипне тәэмин итү өчен 1 апрельдән 31 майга кадәр Казанда территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык узачак. Аның кысаларында 29 апрельдә гомумшәһәр өмәсе оештырыла», - диде Куляжев.
Ул икеайлык барышында төп эш подряд оешмаларына йөкләнәчәген, әмма шәһәр халкының да актив ярдәме кирәк булачагын искәртте.
«Мөмкин кадәр күбрәк сандагы предприятие һәм оешмалар, шәһәр халкын җәлеп итү мөһим. Иҗтимагый киңлекләр, урман полосалары һәм яр буе зоналарын чүп-чардан арындыру төп өстенлек булып тора», - диде Игорь Куляжев.