«Апуш» студиясе спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды
![«Апуш» студиясе спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/3/27/1aaaa150e9b957e0b58097a56bc1cf1c.jpg)
«Апуш» студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды.
«Бик көчле спектакльләр бар иде. Шуңа да бу җиңү бик кадерле», диде Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, «Апуш» студиясенең кураторы Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Апуш ролен башкарган Əмир Исрафилов лауреат булган. «Музыкаль бизәлеш» номинациясендә дә «Апуш» җиңеп чыккан. Спектакльне композитор Зөлфәт Вәлиуллин бизәгән.