Хезмәт министрлыгы бала өчен пособиегә гариза бирү тәртибен аңлатты
Хезмәт министрлыгы бала караган өчен пособиегә гариза биргәндә күрсәтергә кирәкле өстәмә мәгълүмат турында аңлатма бирде.
Министрлыкның әлеге боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. «РИА Новости» шул турыда яза.
Әлеге документта әйтелгәнчә, бала караган өчен пособие алырга мөрәҗәгать иткәндә, гаризада өстәмә рәвештә түбәндәге белешмә күрсәтелә:
- гариза бирүченең гаилә составы турында мәгълүмат;
- соңгы унике календарь ай эчендә гаилә әгъзаларының керемнәре турында мәгълүмат;
- гариза бирүченең һәм аның гаилә әгъзаларының күчемле һәм күчемсез милке турында белешмә;
- банкларда һәм башка кредит оешмаларында кертемнәр (счетларда калган акчалар) буенча алынган процентлар рәвешендә керемнәре турында белешмә;
- гариза бирүченең һәм (яки) аның гаиләсенең эшкә сәләтле әгъзаларының (балигъ булмаган балалардан тыш) керемнәре булмау сәбәпләре турында мәгълүмат.