Татарстанда соңгы ике атнада дизель ягулыгының бәясе төшү теркәлә
Узган атнада, 13-20 мартта, Татарстанда дизель ягулыгы бәясе арзанайган. Шул ук вакытта бензинның барлык маркаларының бәясе элеккечә калган. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, дизель ягулыгының литры 6 тиенгә арзанайган, 54,6 сумнан 54,54 сумга кадәр. Шулай итеп, дизель ягулының бер литры, узган ел азагындагы бәя белән чагыштырганда, 20 тиенгә кыйммәтләнгән.
Шул ук вакытта бензинның барлык маркаларының бәясе элеккечә калган. АИ-92 маркалы бензинның бер литры 45,98 сум тора, АИ-95 бәясе 49,53 сум, АИ-98 һәм югарырак маркалы бензин бәясе 60,77 сум.
- Татарстанда бер атна эчендә, 6-13 мартта, дизель ягулыгының литры 7 тиенгә (54,67 сумнан 54,6 сумга кадәр) арзанайды, дип язган идек.