Миңнеханов һәм Чемезов Казан авиазаводында һәм Казан вертолет заводында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов Казан авиация заводында һәм Казан вертолет заводында булды. Республика җитәкчесе Телеграм-каналында фотолар куйды.
Фото: © Республика җитәкчесенең Телеграм-каналы
«Импортны алмаштыру эше тулы көчкә бара. Илебез җитәкчелеге куйган барлык бурычларны да үтәрбез!» - диде язган Татарстан Рәисе фоторәсемнәр астына.