Казанда педагоглар елы «Ел укытучысы» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләүдән башланды
Бүген Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында Укытучылар һәм остазлар елына старт бирде. Чара «Ел укытучысы – 2023» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән ачылды.
Метшин билгеләп үткәнчә, ел саен конкурста катнашучы яшь педагоглар саны арта. Быел катнашучыларның уртача яше 37 яшь тәшкил иткән, иң яшь конкурсантка нибары 21 яшь.
«Педагогларның һәрвакытта да аерым хөрмәт һәм абруй казанулары очраклы түгел. 2023 елның Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителүе очраклы түгел. Чөнки нәкъ менә сезгә, сезнең зирәклегегезгә һәм белемнәрегезгә безнең киләчәгебез бәйле», – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Бүгенге көндә Казанның балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә 242 меңнән артык бала йөри, ә аларны 16 меңнән артык педагог тәрбияли һәм өйрәтә, дип белдерде Метшин.
Метшин билгеләп үткәнчә, укытучыларның сәләте аларның укучыларының уңышларында да чагылыш таба. «Казан укучылары Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабында Татарстанның нәтиҗәлелегенә зур өлеш кертә, аларның өлеше 60 процент тәшкил итә. Соңгы җиде елда Казан укучылары арасында призерлар һәм җиңүчеләр саны ике тапкырга диярлек артты, һәм бу тулысынча сезнең хезмәтегез», – дип аңлатты ул.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Казан республиканың гына түгел, гомумән, Россиянең мәгариф үсешенә дә зур өлеш кертүен әйтте. Ел саен Казан укытучылары «Ел укытучысы» конкурсының федераль этабында призлы урыннар ала, дип билгеләп үтте ул.
«Россия Президенты Владимир Путинның Укытучылар һәм остазлар елын игълан итү турындагы карары укытучыларыбызга, мәгариф системасына, тарихка һәм киләчәккә мөнәсәбәтне күрсәтә. Укытучылар балаларны тәрбияләп кенә калмый, киләчәкне дә булдыра», – дип нәтиҗә ясады мәгариф һәм фән министры.
Конкурс 2022 елның ноябреннән 2023 елның февраленә кадәр өч этапта узды: мәктәп (ноябрь), район (декабрь) һәм шәһәр (январ – февраль) этаплары. Анда Казанның мәгариф оешмаларыннан 91 педагогик хезмәткәр катнашты, шул исәптән 46 кеше җиңүче һәм призер булды.
Быелгы конкурсның үзенчәлеге булып «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең инклюзив белем бирү педагогы», «Мәгариф учреждениесенең инклюзив белем бирү педагогы» һәм «Туган татар телендә укыту һәм тәрбияләү төркеме тәрбиячесе» номинацияләрен кертү булды.
Педагоглар барлыгы тугыз номинациядә көч сынашты. Мәсәлән, «Педагогик дебют» категориясендә беренче урынны 94нче гимназиядән Алена Спиридонычева, «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 13нче гимназиядән Алинә Шагараева яулады. Иң яхшы «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә инклюзив белем бирү педагогы» - 63 нче балалар бакчасыннан Гөлназ Гасимова, ә «Мәгариф учреждениесендә инклюзив белем бирү педагогы» – 78 нче лицейдан Зөһрә Тумакаева.
«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә Вахитов районы Балалар иҗаты үзәгеннән Елена Деваева, «Кеше тәрбияләү» категориясендә 182нче лицейдан Эльмира Беглова, 161нче балалар бакчасыннан Светлана Гордеева «Педагог – психолог» юнәлеше буенча җиңде.
«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинациясендә (рус телендә) 101 нче балалар бакчасыннан Юлия Токмакова җиңү яулады, «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинациясендә (татар телендә) 272нче балалар бакчасыннан Айсинә Мөхәммәдияровага беренче урын бирелде, «Педагог-ветеран» категориясендә 119нчы мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Әлфия Штукина иң яхшы дип танылды.
«Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплексының рус теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Екатерина Лисина 2023 елның «Ел укытучысы» булды. Ул Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында Татарстан башкаласын тәкъдим итәчәк.