Россиянең татар эшмәкәрләре Чувашия авыллары тәҗрибәсен өйрәнәчәк
XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Чувашия республикасының татар авылларына сәфәр кылачак.
«Һәр җыенның гамәли өлеше бар. Беренче җыенны уздырган вакытта да эшмәкәрләрне Чувашия республикасына алып барган идек. Быел да Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларына алып барабыз. Бу авыллар турында Россиядәге иң уңышлы татар авыллары дип әйтә алабыз», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Аның сүзләренчә, делегатлар Чувашия республикасындагы татар авылларының комплекслы үсеше белән таныша һәм авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карый алачак.
Делегатлар 13 март көнне Казанда җыелачак. Алар өчен өч көнлек программа әзерләнгән. 13 март көнне Камал театрына бару да каралган. 14 мартка сәфәр һәм Россия Герое Дамир Йосыпов белән очрашу билгеләнгән. 15 мартта ярминкә, фикер алышу буенча мәйданчыкларның эше һәм җыенның пленар утырышы узачак.