Казанның 1 нче номерлы икмәк заводы банкротлыкка чыкты
Татарстан Республикасы Арбитраж суды бүген «Казанның 1 нче номерлы икмәк заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен банкрот дип таныды, эшләр картотекасында шул турыда мәгълүмат бар. Компаниягә карата конкурс производствосы ачык.
10 гыйнвар көнне «Лифт Технология» компаниясе предприятиене бурычларын түләргә хәле җитми торган дип тануны таләп итте, аның тәмин итү килешүләре буенча 14,5 миллион сум бурычы бар.
Суд материаллары буенча, бу эш акча бирергә тиешле затның бурычларын түләргә хәле җитмәү процедурасы буларак карала, ул гадиләштерелгән процедура буларак үтә. Ягъни, Казанда Магистраль урамында 77 нче бинада 2 бүлмәне биләгән һәм шунда теркәлгән 1 нче номерлы икмәк заводы анда урнашмаган.
9 февральдә Татарстан арбитраж суды Республика агросәнәгать инвестицияләр һәм новацияләр үзәге (РАЦИН) дәгъвасы буенча банкротлык турында карар чыгарган иде. Бу очракта, узган елның 24 мартыннан тәэмин итү килешүе буенча бурыч 300 мең сумнан ким булган, әмма икмәк заводы аны да түли алмаган. Республика агросәнәгать инвестицияләр һәм новацияләр үзәгенә шунда ук башкару кәгазе (исполнительный лист) бирелде.
«Казанның 1 нче номерлы икмәк заводы» 2013 елның апрелендә теркәлгән, ул микропредприятие санала. 2020 елның 23 апреленнән гамәлгә куючы булып Екатерина Халикова тора. 2021 елда предприятиенең кереме 74,1 миллион сум тәшкил иткән, дип яза «Татар-информ».