Махсус хәрби операция зонасында Татарстаннан 47 медицина белгече эшли
Махсус хәрби операция зонасында Татарстаннан хәзер 47 медицина белгече бар, аларның утыз бише мобилизацияләнгән, 12 кеше үз теләге белән киткән. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов медицина белгечләренең хатыннары һәм аналары белән очрашуда сөйләде.
Сигез табибны, 24 медбрат һәм фельдшерны, хастаханәләрдә һәм сырхауханәләрдә эшләгән машина йөртүчеләр һәм техник персоналдан өч хезмәткәрне мобилизациягә алганнар.
Моннан тыш, махсус хәрби операциягә җиде табиб һәм биш урта буын медицина хезмәткәре үз теләге белән киткән.
«Татар-информ» Казанда мобилизацияләнгән медикларның хатыннары һәм әниләре белән очрашу узуын хәбәр иткән иде.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның ноябрендә махсус хәрби операция зонасына 15 медицина белгеченең мобилизацияләнүе билгеле булды.