Татарстанда мобилизацияләнгән медикларның якыннарын 8 Март белән котладылар
Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче медикларның хатыннары, әниләре һәм апалары белән очрашты.
Мондый очрашуның инициаторы Айрат Фәррахов булды.
«Без бүген махсус хәрби операция зонасында профессиональ медицина бурычларын үтәүче батырларның хатыннарын, апа-сеңелләрен, әниләрен, әбиләрен котларга телибез. Якынлашып килүче яз бәйрәме белән», - диде ул.
Бүген махсус хәрби операция зонасында сигез табиб, 24 урта медицина персоналы, поликлиникада һәм хастаханәдә эшләгән өч машина йөртүче хезмәт итә. 12 кеше, шул исәптән җиде табиб һәм биш урта медицина хезмәткәре үз теләкләре белән хәрби хезмәткә китте.
Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Республика хөкүмәте исеменнән хатын-кызларны сәламләде. Фронтта һәм госпитальләрдә эшләүче медикларга гади хәрбиләрдән рәхмәт сүзләре килүен сөйләде ул.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин ассызыклаганча, теләсә нинди сораулар һәм үтенечләр булган очракта, ир-ат эшләгән хастаханәнең баш табибына яки турыдан сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аның сүзләренчә, хәрбиләрнең туганнарына теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзерләр.