Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Март
2023

Мәскәүдә Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры җиңүчеләре билгеле

0
Мәскәүдә Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры җиңүчеләре билгеле

«Туган як» газетасында Олег Әндәрҗановның «Мәскәүдә Муса Җәлил истәлегенә багышланган юбилейлы турнир узды» дигән язмасы чыккан. Аны Бөтендөнья татар конгрессы сайтында бирделәр.

Мәскәүнең безнең герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәп базасында яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча күптән түгел генә XV юбилейлы регионара чемпио­нат булып үтте. Ул, гадәттәгечә, татар халкының горурланырлык улы, 1941-1945 еллардагы дәһшәтле сугыш вакытында фашистик тоткынлыкта торып та, Ватаны өчен көрәшү җаен тапкан, рухын саклаган, намусын җуймаган һәм туган иленә, газиз халкы­на үлгәнче тугры калган Муса Җәлил истәлегенә багышланган иде.

Бу турнирның беренчесеннән алып бүгенгесенә кадәр яшь көрәшчеләре белән катнашып килгән Россиянең атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил абый Мусиннан шул хакта кыскача гына сораштык.

«Һәрвакыттагыча, турнир яхшы, югары оештыручанлык белән узды. 120 яшь көрәшче ике келәмдә көч сынашты. Елдагыча, безнең тәрбияләнүчеләр быел да сынатмады. Сафаҗайның яшь пәһлеваннары үз авырлыкларында 7 бүләкле урын яулады һәм шуның нәтиҗәсендә, гомум команда күрсәткечләре буенча, Түбән Новгород өлкәсе икенче урынга лаек булды.

Мәктәп дирекциясенә, шәхсән аның директоры Роза ханым Шакировага, Мәскәү шәһәренең билбаулы көрәш федерациясенә үзебезнең милли спортны яшь буын арасында шулай югары дәрәҗәдә про­пагандалаганнары, халкыбыз традицияләре нигезендә алар­да патриотик хис тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм», – дип сөйләде Рамил Хабибович.

Бөтен гомерен безнең көрәшне үстерүгә һәм рәсмиләштерүгә багышлаган, билбаулы көрәш буенча беренче дөнья чемпионын тәрбияләгән, Россиянең атказанган физкуль­тура хезмәткәре, рбишчалы Зәки абый Валемеев әлеге турнирга 6 тәрбияләнүчесен алып барган һәм шуның 4се бүләкле урыннар яулап, безнең өлкә командасы копилкасына очколар китергән.

«Турнир яхшы узды, бары­сы да тиешлечә кайгыртылган, мәскәүлеләрнең кунакчыллыгы өчен рәхмәттән башка сүз юк. Та­тар халкын башка милләтләр кар­шында лаеклы таныткан герое­быз Муса Җәлил исемен йөрткән турнир озын гомерле булсын иде», – диде Зәки Әнвәрович.

Туган авылы Суыксуда яшь көрәшчеләрнең остазы бул­ган җирле территориаль бүлек җитәкчесе, заманында үзе дә зур сабантуйларда көрәшкән, мәртәбәле турнирларда бил алышкан Рамил Мусин белән дә элемтәгә чыктык, чөнки аның тәрбияләнүчеләре дә бу турнир­дан буш кул кайтмаган.

«Шундый турнирлар күбрәк булсын иде. Ник дисәң, яшь көрәшчеләр анда физик халәтен күрсәтә, холкын ныгыта, тәҗрибә туплый һәм, билгеле, булган һөнәрен камилләштерә. Шул ук вакытта яңа танышлар да туплый, ә спорттагы дуслык – иң ышанычлыларның берсе. Икенчедән, шундый турнирлар яшьләрдә үзара бердәмлек, ко­манда рухын тоярга һәм чын күңелдән дусты яки авылдашы өчен җан ату хисен тәрбияләргә ярдәм итә.

Әйе, без 5 бүләкле урын алып кайттык. Өмет баглаган егетләрем ышанычларымны аклады, дияргә була. Барысына да рәхмәтлемен.

Әмма ләкин Мәскәү командасы өчен чыгыш ясаган авылдашым Эксан Ибраһимовны да әйтеп үтәсем килә, чөнки ул беренче урынны яулады һәм аның өчен дә ихластан шатландым. Ә шун­дый турнирларда беренче тап­кыр чыгыш ясаучы авылдашы­быз Мурат Абидуллин «Җиңүгә омтылыш өчен» дигән махсус бүләккә ия булды», – диде Рамил Абдулхарисович.

Билбаулы көрәш буенча җиденче ел Сергачта секция алып барган тукайлы дусты­быз Рафаэль Арифуллиннан да тәрбияләнүчеләре белән Мәскәүгә кылган сәфәре турын­да кыскача гына кызыксындык.

«Билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясе президенты Ир­фан Шаиповка беренче юллар­дан ук рәхмәт әйтәсем килә. Ул безгә шундый турнирларга чы­гып йөрергә һәрдаим финанс ярдәм күрсәтеп тора.

Миңа калса, бу турнирның по­ложениесе безнең өчен уңайлы иде, шуңа күбрәк көрәшчеләр алып бардык. Нәтиҗәдә, 3 ал­тын һәм 4әр көмеш белән бакыр медальләр отып кайттык. Без, әлбәттә, шундый турнирларның берсен дә калдыр­маска тырышабыз. Алар яшь көрәшчеләребездә җиңүгә ом­тылыш тәрбияләргә бер дигән мөмкинлек биреп тора. Бары шул ярышларда гына егетләр җиңүнең тәмен татый. Икенчедән, нәкъ шундый ре­гионара турнирларда гына яшь көрәшчеләр разряд яклый ала.

Үзебезнең яңа федерация рәсми рәвештә тулы куәтенә эшли башлагач, андый мөмкинлекләр тагын да күбрәк булыр, дип өметләнәм.

Юл уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә, Сергач тирәсендә берничә татар авылы бар, ә менә аннан безнең секциягә йөрүчеләр юк», – дигән борчу­лы мәсьәлә белән йомгаклады сүзен Рафаэль Камильевич.

Нишләмәк кирәк, билбау­лы көрәш Европа һәм дөнья күләменә чыкканда, ул хәзер бер татарныкы гына түгел инде. Шуңа да карамастан, татар балаларының татар көрәше белән мавыгулары кимеп бара. Ә сабантуйларда абсолют батыр исеменә дәгъва кылучыларны бер кул бармакларында гына са­нарга мөмкин бит хәзер.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин подвел итоги конкурса «Лидеры цифровой трансформации»


Спорт в России и мире
Москва

Ограничения движения в центре Москвы сняли после проведения велогонки La Strada


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Браво, Даша и Диана! Российские теннисистки одновременно выиграли турниры в Англии и Германии за два дня до Уимблдона


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Названы простые способы защититься от слонечного удара





Путин в России и мире
Москва

Бизнес, Путин и былая любовь? Что связывает Канье Уэста с Россией


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

О чём свидетельствуют недавние кадровые изменения в Белоруссии?




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В Киеве переполох: Зеленский ищет способы слиться из-за фиаско Байдена на дебатах с Трампом


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Мари Краймбрери

От Uma2rman до Мари Краймбрери: Velvet Music отметили 20-летие



Москва

Канье в метро, «Му-му» и на Дне огурца: как рэпера встречают в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net