Казанда ир-ат яшүсмерләргә травматик пистолет белән янаган
25 февраль «Гвардия» бүлегенә Казанның Губкин урамындагы йорт ишегалдында ир-атның яшүсмерләргә пистолет белән янавы турында билгеле булды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Социаль челтәрләрдә чыккан кадрларда күренгәнчә, ир-ат җиңел машинадан чыга һәм подъездларның берсе янында торган балаларга травматик пистолетка охшаш коралны юнәлтә.
Урынга килгән полиция хезмәктәрләренә яшүсмерләр сөйләгәнчә, ир-ат пистолет белән янаган, әмма атмаган. Зыян күрүчеләр юк.
Хәзер бу факт буенча тикшерү үткәрелә.