Бер айда рус телендәге онлайн-мәдрәсәгә 15 меңнән артык кеше теркәлгән
Бер ай эчендә Татарстан мөфтиятенең рус телендә эшләтеп җибәргән онлайн-мәдрәсәсенә 3500 кеше белем алу өчен теркәлү узды. Барлыгы 15 000нән артык кеше ислам нигезләре буенча рус телендә белем алуның заманча һәм уңайлы мөмкинлекләре белән кереп кызыксынды. Барлык «шәкерт»ләрнең яртысы – 25 яшьтән 44 яшькә кадәргеләр, һәм барлык укучыларның 60 проценты – хатын-кызлар.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, уникаль белем бирү мәйданчыгына үз кызыксынуларын татарстанлылар (6 154 кеше) гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә белдерде. Болар – Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү шәһәре (1 591), Башкортстан (1 271), Түбән Новгород (762) һәм Самара өлкәләре (542). Моннан тыш, инновацион уку ресурсында ислам нигезләре буенча Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төркиядә яшәүчеләр дә белем ала.
82,3% кулланучы сайтка смартфоннардан керә. 3 000нән артык кеше Android һәм iOS платформасында эшләүче мобиль кушымталарны урнаштырган.
Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar мәгариф платформасында, шулай ук iOS һәм Android нигезендә смартфоннар өчен эшләнгән бушлай мобиль кушымтада эшли. Кушымта «Онлайн-медресе» дип атала. Аны бушлай Play Маркет һәм App Store-да йөкләп алырга мөмкин. Онлайн-мәдрәсәсендәге дәресләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм Интернет челтәренә тоташтырылган теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) өйрәнергә мөмкин.