Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премияләренең күләмен арттырды
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы еллык дәүләт премияләренең күләме 800 меңнән 1 миллион сумга кадәр арттырылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.
Искәртеп узабыз, дәүләт премияләре фән һәм техника өлкәсендәге казанышларны хуплау, Татарстанда фәнни-техник алгарышны стимуллаштыру максатыннан 1993 елда гамәлгә куелды. Тикшеренүчеләр ел саен биш шундый премиягә дәгъва кыла иде, әмма 2023 елда аларның саны дүрткә калачак.
Моннан тыш, указ нигезендә документның моннан алдагы версиясенә һәм республика җитәкчесе вазифасының атамасы үзгәрүгә бәйле рәвештә «Татарстан Республикасының фәнни һәм инновацион өлкәләрен үстерү стратегиясе турында»гы указга берничә яңалык кертелә.