Путин 2024 елда президент сайлаулары узачагын әйтте
Җирле һәм төбәк хакимият органнарына сайлаулар һәм 2024 елда президент сайлаулары закон нигезендә узачак, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясаганда. «РИА Новости» шул турыда яза.
«Бу елның сентябрендә җирле һәм төбәк хакимият органнарына сайлаулар һәм 2024 елда президент сайлавы, барлык демократик һәм Конституцион процедураларны үтәп, закон нигезендә узачак», – дип белдерде президент.