Төркиядә җир тетрәүдән үлүчеләр саны 19,3 мең кешедән артып киткән
Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиядә җир тетрәүләрдән һәлак булучылар саны 19 388 булган. Бу хакта илнең Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Малатьеда узган брифингта сөйләде. РИА Новости шул турыда хәбәр итә.
«Үзәге Кахраманмарашта булган җир тетрәүдән зыян күргән 10 провинциядә 19 388 кеше һәлак булды. Зыян күрүчеләр – 77 711», – диде Эрдоган.
Башка дәүләтләрдән килгән командаларны исәпкә алып, һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү белән 141 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Илдә җиде көнлек гомуммилли матәм игълан ителде, ә зыян күргән провинцияләрдә өч айга гадәттән тыш хәл кертелде.
Җир тетрәү шулай ук Сириягә дә кагылды. Соңгы мәгълүматларга караганда, 1 347 кеше һәлак булган, 2 меңнән артык кеше зыян күргән.