Самарада халыкара күргәзмәдә татарча уникаль раритет басмалар тәкъдим ителә
Самара өлкәсе башкаласында «Самара китап ярминкәсе» дигән беренче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уза. Ул «Экспо-Волга» күргәзмә үзәгендә оештырыла һәм дүрт көн - 9 февральдән 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк. «Самара татарлары» стендында татар телендә уникаль раритет басмалар тәкъдим ителәчәк.
Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Казан, Саратов, Самара шәһәрләренең әйдәп баручы нәшриятлары әдәбияты, югары уку йортлары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре басмалары, музейлар экспонатлары, 63 төбәк башкаласының әйдәп баручы китапханәләре экспозицияләре тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук чәкчәк белән чәй эчәргә мөмкин булачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
«Самара китап ярминкәсе» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе өлкәнең иң зур әдәби вакыйгасы булып тора. Ул 4 көн иҗат, позитив, сыйфатлы әдәбият, спектакль, концерт, яңа танышулар һәм яраткан шагыйрьләр һәм язучылар белән аралашу вәгъдә итә, диелгән хәбәрдә.