Рөстәм Миңнеханов Nordwind авиакомпаниясенә нигез салучы Рамазан Акпынар белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Северный Ветер» (Nordwind) авиакомпаниясенә нигез салучы Рамазан Акпынар белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Алар туризм өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук 2022 елда Nordwind һәм «Казан» халыкара аэропорты арасында стратегик партнерлык буенча имзаланган килешү кысаларында маршрут челтәрен бергәләп үстерү адымнары турында фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан хезмәттәшлеккә ачык, диелә хәбәрдә.