Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте съездында оешма рәисен яңадан сайладылар
19 декабрьдә «Дар» Мәдәният үзәгендә Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте съезды узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
5 елга бер тапкыр үткәрелә торган съездда Илдар хәзрәт Галәветдиновны янә бертавыштан Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифасына сайлап куйдылар. Илдар Галәветдинов әлеге вазифаны РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән 2012 елдан бирле башкара, аның җаваплы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге төрле бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Кунаклар алдында чыгыш ясап, Илдар Галәветдинов Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы 5 елдагы эшчәнлеге турында сөйләде һәм алдагы елларга уй-планнары белән уртаклашты.
«Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте үз эшчәнлеген башкаладагы дини оешмаларны берләштерү һәм уртак эшчәнлекне координацияләү максатыннан алып бара. Кайвакыт бергәләшеп, кайвакыт аерым-аерым, үз җәмгыятьләребез яки белем бирү учреждениеләре кысаларында без ислам кыйммәтләрен популярлаштыру, кешеләрдә рухилык, югары әхлаклылык, бердәмлек хисләрен торгызу һәм саклауга юнәлдерелгән мөһим эш башкарабыз», - дип искәртте ул.
Съезд ахырында тантаналы шартларда Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.