Лениногорскида чыршы ачылу тантанасында Яңа елга бизәү бәйгесенә җиңүчеләр бүләкләнде
Лениногорскида үзәк чыршысы ачылу тантанасы театральләштерелгән күренештән башланды. Оештыручылар кызыклы һәм мавыктыргыч сюжетлы тамаша әзерләгән иде. Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Әлбәттә, әкият геройлары да тамашага аерым ямь биреп, чарага килүчеләргә яңа ел кәефе бүләк иттеләр.
«Юбилейный» паркы бәйрәмгә бик матур итеп бизәлгән. Килүчеләр яңа сыннарны күргәндер. Ә кичен исә төрле төсле утлар белән парк балкып утыра. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорскида яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. 2022 ел катлаулы булуын билгеләп, яңа елга яңа өметләр, барысы да яхшы гына баруын теләде.
Рәгать Хөсәенов уңышлы эшләүче һәм Яңа елга бизәүдә өлеш кертүче предприятиеләр һәм авыл җирлекләрен бүләкләде. Авыл җирлекләре арасында иң-иңнәре булып Иске Шөгер, Яңа Чыршылы, Сарабиккол авыл җирлеге билгеләнде.
Яшел гүзәлкәйнең матур утлары кабынгач, иҗат коллективлары чыгыш ясады.