Татарстан юлында ике автомобиль кара-каршы бәрелешкән, бер йөртүче үлгән
Бүген иртән республиканың Түбән Кама районында Чистай-Түбән Кама юлының 80нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте фаҗига белән тәмамланган. Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә,якынча мәглүмат буенча, Mitsubishi внедорожнигы иминлек тизлеген сакламаган, каршы як полосага чыккан һәм «Нива» белән кара-каршы бәрелешкән.
«Нива» автомобиле юл кырыена төшеп киткән, ә икенчесе юлга аркылы борылып баскан.
«Нәтиҗәдә «Нива» йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында ук үлгән, Mitsubishi пассажиры имгәнгән. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана», - диделәр ЮХИДИ инспекциясендә.