Татарстанда ике машина бәрелешкән, бер йөртүче үлгән
Бүген иртән республиканың Алексеевск районы юлында һәлакәт булган. Daewoo һәм Haval автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.
Шаһитлар мәгълүматы буенча, Daewoo автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм Haval машинасына бәрелгән. Бәрелешкәннән соң ике автомобиль дә юл кырыена төшеп киткән.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, һәлакәттә Daewoo автомобиле йөртүчесе үлгән.