2023 ел ахырына өч яшькә кадәрге барлык балалар яследә урыннар белән тәэмин ителәчәк
2023 ел ахырына Россиядә өч яшькә кадәрге барлык балалар яследә урыннар белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Стратегик үсеш һәм милли проектлар советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
«Киләсе ел ахырына өч яшькә кадәрге барлык балалар яследә урыннар белән тәэмин ителәчәк», – дип вәгъдә итте дәүләт башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә мәгариф учреждениеләрен төзү һәм төзекләндерү буенча масштаблы кампания дәвам итәчәк.