Цифрлы үсеш министрлыгы: IT-белгечнең читтән эшләвен тыю тармак үсешенә комачаулаячак
Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы чит илгә киткән IT-белгечләрнең читтән торып эшләвен тыюны хупламады. Мондый инициатива, цифрлы платформалар һәм карарларның үсеш темпларын киметеп, аларның көндәшлеккә сәләтлелеген куркыныч астына куячак.
«Безнең бурыч – яңа цифрлы сервисларны гамәлгә кертү өчен IT-белгечләрнең бөтен интеллектуаль потенциалын куллану. Ахыр чиктә иң талантлы кадрларны җәлеп итә алучылар җиңәчәк, алар арасында чит илгә китүчеләр дә бар», - дип искәртә ведомство үзенең телеграм-каналында.
Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында фаразлауларынча, компанияләр аларның хезмәткәрләре нинди форматта эшләячәген мөстәкыйль рәвештә хәл итәчәк. Өстәвенә, бик мөһим кушымталар, шулай ук мәгълүмати иминлекне тәэмин итү системаларының төгәл эшләвен контрольдә тотучы белгечләргә карата мондый тыюларның куркынычын игътибар белән бәяләргә кирәк.
Шуңа да карамастан, әлеге тыюны дәүләт мәгълүмат системаларын булдыру һәм үстерү проектларына карата кулланырга мөмкин.