Чаллы язучысы Әлфия Ситдыйкованың «Дөнья тәгәрмәче» повесте төрек телендә чыкты
Чаллы язучысы һәм шагыйрә Әлфия Ситдыйкованың «КамАЗ» заводын төзүчеләр турындагы «Дөнья тәгәрмәче» повесте Төркиядә нәшер ителде.
Төзүчеләр арасында Әлфия Ситдыйкова да булган, ул 1975 елда Актаныш районыннан Чаллыга килгән. Заводта эшләгән, кичләрен «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә йөргән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
«20 елымны «КамАЗ»га багышладым, - ди автор. – Бу – безнең зур тарихыбыз, мин аны китабымда чагылдыра алдым. Идеясен бик озак күңелдә йөрттем, ә язуы шактый тиз булды. Повестьның Төркиядә истәлекле дата алдыннан дөнья күрүе аеруча дулкынландыра – 53 ел элек, 1969 елның 13 декабрендә, булачак автозаводның төзелеш мәйданчыгында экскаватор эшкә керешә. Бу көн безнең завод язмышында башлангыч нокта була».
Төрек телендә чыккан китап «Дөнья тәкәрләгe» дип атала.
Бу Чаллы язучыларының Төркия укучылары белән әдәби хезмәттәшлегендә беренче генә карлыгач түгел. Алар өчен ТР Язучылар берлеге каршындагы Әдәби тәрҗемә үзәге ярдәмендә Айдар Хәлим, Факил Сафин һ.б. язучыларның әсәрләре кергән альманах нәшер ителгән, диелә хәбәрдә.