Чаллы педагогика университеты белән Актаныш районы хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Чаллы дәүләт педагогика университеты белән Актаныш районы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Аны муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов һәм университет ректоры, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Әлфинур Галиәкбәрова имзалады. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат үзәгенә сылтама белән «Актаныш-информ» хәбәр итә.
Чаллы университеты вәкилләре Актанышка эшлекле сәфәр кысаларында шулай ук мәктәп директорлары, ата-аналар һәм 9-11 сыйныф укучылары белән дә очрашты. Әлеге җылы, кызыклы очрашу «Яшьлек» үзәгендә узды. Катнашучылар уку йортының эшчәнлеге белән якыннан танышты, кызыксындырган сораулар буенча фикер алышты.
Белешмә өчен: Бүгенге көндә Чаллы дәүләт педагогика университетында 5 148 студент белем ала, аларның 500гә якыны чит илдән: Камерун, Мисыр, Иран, Конго, Әфганистан, Судан һәм башка якын чит ил вәкилләре.
Быел анда Актаныш районыннан 19 студент укырга кергән.