Ульяновск татарлары гаиләдә озак еллар тату яшәү серләре белән уртаклашты
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Өлкәбезнең үрнәк татар гаиләләре» дигән язмасы чыкты.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе һәм Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе тырышлыгы белән оештырылган «Үрнәк татар гаиләсе-2022» конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Хәзер инде традициягә кергән бәйгедә өлкәбезнең төрле районнарында гомер кичерүче өч дистәдән артык татар гаиләсе катнашты.
Җиденче тапкыр узучы конкурс шартларына быел үзгәрешләр кертелде - «Өмет»ебез аша ел дәвамында үрнәк татар гаиләләре белән таныштырып бардык, һәр гаилә тарихын, гыйбрәтле язмышын, тату яшәү серләрен газета укучыларга җиткердек. Чынлап та, матур, сокланырлык гаиләләр. Аларда халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары һәм туган телебез саклана.
Татар мәдәният үзәгендә бәйгедә җиңгән үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Дүрт пар үзләренең бала-оныклары белән сәхнә түрендә урын алдылар.
Инза шәһәреннән Каюм абый белән Асия апа Абушаевлар конкурсның «Картаямени соң йөрәк» номинациясендә җиңүче итеп танылды. Алтмыш ел буе иңгә-иң куеп яшәгән бәхетле пар, чынлап та, картаерга һич тә уйламый. Яшьләрдән калышмыйча, биеп тә, вальс әйләнеп тә күрсәттеләр. Күренеп тора, бу гаиләдә бала-оныкларын үз үрнәкләрендә тәрбияләү максатында күп көч куелган. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дигән гыйбарәдән чыгып эш иткәннәр.
«Әтиебез балалар үскәндә бервакытта да кычкырмады, эчеп-исереп йөрмәде, намус белән хезмәт итте, алдамады, урлашмады»,- дип Асия апа хәләл җефетен мактап та куйды.
Бу гаиләнең тагын бер үзенчәлеге бар - биредә кияү белән килен дигән сүз бөтенләй юк икән, барысын да уллары һәм кызлары кебек яраталар, якын күрәләр, тәрбиялиләр. Шуңа күрә Каюм абый белән Асия апаның урыны гел түрдә.
Асия апа озак еллар тату яшәү серләре белән дә уртаклашты.
«Әнием кияүгә чыкканда, кайтып-китеп йөрисе булма, килен булып төшкән җиреңдә таш бул, дип өздереп әйтте. Утыз ике ел каенана белән яшәдем. Аңа беркайчан да каршы дәшмәдем, сабыр булдым. Тиз арада уртак тел табып, матур тордык», - ди Асия апа.
Чынлы районы Кәшә авылында туып үскән, бер класста белем алып, илле ел бер сукмактан атлаучы Дамир белән Румия Ахметовлар «Ярты гасыр без бергә» номинациясендә җиңүгә иреште. Бер-берсен күз карашыннан ук аңлап яшәүче парның саф яшьлек мәхәббәтләре әле дә сүрелмәгән.
«Үзебезне кичә генә кавышкан кебек хис итәбез. Матур итеп яшәү өчен бер-береңне хөрмәт итәргә һәм, иң мөһиме, берең кызып киткәндә, икенчең юл бирә белергә, дәшми калырга кирәк»,- ди Ахметовлар.
Чардаклы районында гомер кичерүче Шәүкәт белән Венера Мубиновлар «Йөрәк сере» номинациясендә җиңүче итеп билгеләнде. Папау авылында туып үскән югары белемле егеткә Башкортстан сылуы бер күрүдә гашыйк була. Һәм ике дә уйлап тормыйча, абруйлы нәселгә килен булып төшәргә ризалык бирә.
«Беренче чиратта, каенатам белән каенанама рәхмәт. Мине үз кызлары кебек кабул иттеләр, күп нәрсәгә өйрәттеләр, балаларыбызны үстерештеләр. Һәрвакыт әти-әниебезгә охшарга, аларга лаеклы алмаш булырга омтылдык»,- ди Венера ханым.
Чардаклы районы Үрән авылыннан Борһан белән Роза Даутовлар - конкурсның «Бездән әле яшьлек узмаган» номинациясендә җиңүчеләр. Алар илле ел дус-тату яшәп, өч кыз бала тәрбияләп үстергәннәр.
«Әтиебез безне - кызларын бик яратып тәрбияләде. Әниебез ачуланганда да, әти безне яклый иде. Без дә әтиебезнең уң кулы булдык, печән дә чаптык, утын да ярдык, сука да тоттык»,- дип сөйләде кызлары Наилә ханым.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды рәисе Миләүшә Гайфуллина, фондның җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфирә Алиакберова һәм «Өмет» газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова «Үрнәк татар гаиләсе-2022» конкурсында җиңүчеләргә җылы тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр. Бәхетле парларга сертификатлар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларның исемнәре автономиянең «Үрнәк татар гаиләләре» Алтын китабына кертелде.
«Ульяновск өлкәсе татарларын бүтәннәргә үрнәк итеп куябыз. Ел саен саф татар гаиләләрен барлау, аларны хөрмәтләү, олылау - халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуда мөһим адым. Дөрес юлдан барасыз, телне дә, динне дә бары тик гаилә генә саклап кала ала. Бу эшне тырышып, бөтен күңелен биреп башкаручы Гөлфирә Мансур кызына һәм аның фикердәшләренә ихлас рәхмәтемне җиткерәм»,- диде Миләүшә Гайфуллина.