Омскида «Без татар гаиләсе» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Омскида «Без татар гаиләсе» – «Мы татарская семья» бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр. Бәйген Омскиның татар милли-мәдәни мохтарияте «Ибир» оештырды.
Мохтарият быел Омски өлкәсенең массакүләм коммуникацияләр һәм өлкә хакимиятенең Милли сәясәт министрлыгы грантын откан иде. Бәйгедә 5 гаилә – Болшеречье район үзәгеннән Раенбагиннар, районның Үләнкүл авылыннан Сөләймановлар, өлкә үзәгеннән 600 чакрым ераклыкта урнашкан Усть-Ишем районыннан Бохардиновлар, Омскидан Әхкәмовлар һәм Сакиевлар катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Иң яшь катнашучы 5 айлык Кәрим Сөләйманов булды.
Алар 7 номинациядә ярышты. Нәтиҗәдә Әхкамовлар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Аларның 9 һәм 7 яшьлек кызлары – Ләйсән белән Ралинаның татарча матур итеп сөйләүләре көчле алкышларга күмелде. Икенче һәм өченче урыннар Сакиевлар һәм Раенбагиннар гаиләренә бирелде. Барлык гаиләләргә дә бүләкләр, дипломнар тапшырылды.
«Махсус чакырылган Казан кунаклары – Бөтенроссия татар гаиләләре фонды директоры Миләүшә ханым Гайфуллина, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Лилия ханым Муллагалиева да чараны югары бәяләделәр. Миләүшә Хафизовна үзенең сәламләү чыгышында өлкә күләмендә үткәрелүче мондый чараның әһәмияте бәя биреп бетергесез диде. Лилия ханымның җырлары, чыгышы ямь өстенә ямь өстәде, көчле алкышларга күмелде», диелә хәбәрдә.
Татар гаиләләре бәйгесе Омскида өченче мәртәбә үткәрелде.