Зәйнең «Шатлык» балалар бакчасында «Әтиләр патруле» акциясе булды
Зәйнең «Шатлык» балалар бакчасында «Әтиләр патруле» акциясе узды. Һәр уку елы дәвамында балалар бакчасы педагогик коллективы балалар һәм аларның ата-аналары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күтәрү һәм балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау буенча профилактик эш алып бара.
Педагоглар төрле мәгълүмати буклет, листовка, консультация, видеофильм һәм башка ысуллар куллана. Балигъ булмаганнар белән урамнарда һәм юлларда имин тәртип булдыру буенча эшчәнлек, яңа эш формаларын кертү уңай нәтиҗәләр бирә. Бу хакта «Зәй офыклары» хәбәр итә.
12 декабрьдә чираттагы «Әтиләр патруле» акциясе «Шатлык» балалар бакчасында үткәрелде, аның максаты ата-аналарның игътибарын җиңел автомашина салоннарында пассажир балаларның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемасына җәлеп итү булды.
«Әтиләр патруле» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары арасында үткәрелә. Балаларны шәхси автотранспорт белән йөртү урыннарын контрольдә тоту безнең төп максатыбыз», - ди оештыручылар.
Акциядә юл иминлеге фондының Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов катнашты. Ул әти-әниләр белән сөйләшеп, балаларны шәхси машиналарда утыртып йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен яктырткан листовка, буклет һәм бүләкләр тапшырды.
Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча алга таба акцияне һәр сезонда үткәрү турында карар кабул ителде.