Екатерина Икенченең Бауман урамындагы каретасын реставрациягә озаттылар
Патшабикә Екатерина Икенченең Бауман урамында торган каретасының чуеннан коелган күчермәсен реставрациягә озаттылар. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте үзенең Telegram-каналында шул хакта хәбәр итә.
«Екатерина Икенченең Бауман урамындагы каретасын ике атна күреп булмаячак... Чөнки аңа хәзер реставрация үткәрәләр», - диелә хәбәрдә.
Бауман урамының бизнес-бергәлеге патшабикәнең үз каретасын шәһәргә бүләк итүенә 255 ел тулу уңаеннан аңа реконструкция ясарга тәкъдим иткән. Бу эшне ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Илнур Бакиров башкара.
Екатерина II Казанда 1767 елда – Идел буйлап сәяхәт иткән вакытта булган. Ул шәһәргә үз каретасын бүләк иткән, хәзерге вакытта ул Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана. Экипажның чуеннан коелган күчермәсен Бауман урамында 2000 елда урнаштырдылар.