Татарстанның дүрт югары уку йорты дөньяның иң яхшы университетлары рейтингына керде
Университетларының World University Rankings 2023 дип аталган глобаль рейтингына Татарстанның дүрт югары уку йорты керде: Казан федераль университеты, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ һәм Казан медицина университеты. Исемлекне Times Higher Education халыкара рейтинг агентлыгы әзерләгән.
Гомуми рейтингта КФУ 801-1000 нче урынны алган, калган өч уку йорты 1201-1500 нче урыннарны били. Казан медицина университеты шул ук вакытта Россия медицина югары уку йортлары арасында 2-3 нче урында.
Рейтингка дөньяның 104 иленнән 1799 университет кертелгән, шул исәптә Россиянең 76 югары уку йорты бар.