«Хозур» нәшрият йорты «Дин галиме Нургали Хәсәнов. Тәрҗемәи хәле» китабын сатуга чыгарды
«Хозур» нәшрият йорты чыгарган «Дин галиме Нургали Хәсәнов. Тәрҗемәи хәле» китапбы, күп чыганаклар һәм әдәбият нигезендә, Урта Идел буендагы революциягә кадәрге чорында яшәгән танылган дин галиме, ишан, җәмәгать эшлеклесе Нургали Хәсәновның кыскача биографиясенә багышлана.
Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин, , дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
Ул, үзенең күпкырлы тормышы һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән, татар халкы тарихында тирән эз калдырган. Мәшһүр дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең якын фикердәшләреннән саналган һәм эшчәнлеге белән революциягә кадәрге чорда күп абруйлы шәхесләре белән бәйле булган.
Фото: © http://dumrt.ru/
Нургали Хәсәнов утыз елдан артык Сембер губернасы Буа шәһәре мәдрәсәсен җитәкләгән, ахун, имам вазыйфаларын башкарган, бик күп кешеләргә гыйлем һәм рухи тәрбия биргән. XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башында аның байтак укучылары имам һәм танылган татар җәмәгать һәм дин эшлеклеләре булып халыкка уңышлы хезмәт иткәннәр. Галимгә казанышлары өчен Россия һәм Госманлы империясе хакимияте тарафыннан югары дәүләт бүләкләре бирелгән, диелә хәбәрдә.
Әлеге китап тарихчылар, укытучылар, студентлар, Ислам һәм татар халкы тарихы белән кызыксынучылар өчен тәкъдим ителә.