Казан Кремлендә Сөембикә манарасының нигезен ныгытачаклар
Казан Кремлендә Сөембикә манарасының нигезен ныгытачаклар. Белгечләр инде инженерлык тикшеренүләре уздырганнар һәм тиздән башланачак авариягә каршы эшләр проектын әзерләгәннәр.
Икенче этапта эшчеләр манараны эчтән дә, тыштан да төзекләндерәчәкләр. Белгечләр югалган һәм җимерелгән кирпечләрне алыштырачаклар. Авариягә каршы һәм реставрация эшләре вакытында тарихи корылма территориясен коймалап алачаклар, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Хәзер манараның эчке биналарын ачу мөмкинлеге турында архитектор-реставраторлар белән берлектә Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты фикер алыша.
Манара XVII-XVIII гасырларда төзелгән. 58 метрлы биеклектәге бина тирә-якны карап тору өчен күзәтү манарасы функцияләрен башкарган. Фундамент соңгы тапкыр 1998 елда ныгытылган.