Җиңел машина, койманы аударып, Казан энергетика университеты янында газонга килеп кергән
KIA автомобиле катнашындагы юл һәлакәте бүген көн уртасында Казан энергетика университеты янында, Вахитов һәм Яруллин урамнары чатында булган.
Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, чит ил автомобиленең йөртүчесе идарәсен югалткан һәм җиңел машина, койманың бер өлешен аударып, газонга килеп кергән.
«Авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Урында автоинспекторлар эшли. Юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана», - дип белдерделәр агентлыкка шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.
Фото: © Полина Шевчук