«Хыпар» чуваш нәшрияты башлыгы: «Татмедиа»да алдынгы идеяләр һәм телләргә хөрмәт бар
Татарстан Республикасында чуваш телендә нәшер ителә торган газеталарның хезмәткәрләре өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган семинарда катнашкан «Хыпар» Чабаксар нәшрият йорты җитәкчесе Татьяна Вашуркина Татарстан медиахолдингы оештырган очрашудан соң туган хис-кичерешләре белән уртаклашты.
«Мин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендәге коллегаларымның эшенә соклануымны Сочида ук әйткән идем. Сезнең иҗади остаханә эшендә катнашканнан соң, бу фикерне тагын бер тапкыр әйтмичә кала алмыйм. Сез чыннан да искиткеч! Алдынгы идеяләр, инде тормышка ашырылган заманча фишкалар төбәк территориясендә яшәүче халыкларның туган теленә һәм мәдәниятенә хөрмәт белән эшләнгән. Ә иң мөһиме, кая таба хәрәкәт итүегезне тулысынча аңлау бар», – дип язган медиаменеджер «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.
Вашуркина билгеләп үткәнчә, Чувашиянең цифрлы үсеш, мәгълүмат сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Анна Иванова җитәкчелегендәге делегация «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булды һәм Татарстанда чыга торган чуваш телле басмаларның эшчәнлеге белән танышты. Мондый газеталар республикада бишәү. «Хыпар» нәшрият йортының баш мөхәррире урынбасары Дмитрий Моисеев Татарстан журналистлары өчен мастер-класс үткәрде.
«Сәфәр нәтиҗәле булды, дип ышаныч белән әйтә алам, мин безнең учреждение эшчәнлегенең коммерция юнәлешен үстерү планында мине кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таптым», – дип өстәгән «Хыпар» нәшрият йорты башлыгы.