Мәдәният министрлыгы: Казан театры училищесы ремонты мәсьәләсе даими контрольдә тора
Казан театр училищесы биналарына реставрация ясау өчен смета-проект документациясе әзерләнгән.
«Безнең биналар буенча җитәкчелек тырыша инде. Хәзер вакытта проект безнең таләпләрне искә алып, эшләнеп бетеп килә», - диде театр училищесы директоры Руфина Таҗетдинова.
«Бинаның шәһәр үзәгендә һәм мәдәни мирас объекты булуы Төзелеш кодексы ягыннан чикләүләр китереп чыгара. Шуңа күрә тиз генә булмый. Иң мөһиме – республика җитәкчелеге моның әһәмиятен аңлый һәм бу зур алга китеш», - диде ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.
«Казан театр училищесы өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылачак. Әлеге мәсьәлә даими контрольдә тора», – дип өстәде ул.
Руфина Таҗетдинова бинаның искиткеч аурасы булуын һәм шушы аураны югалтмауның әһәмиятен ассызыклады.
Профсоюз урамындагы Өйрәнчек театр бинасында өлешчә ремонт үткәрелгән. «Түбә ябылды, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылды. Түшәмнән акмый, Аллаһка шөкер», – диде директор.
- Россиядә милли кадрлар әзерләүче иң борынгы уку йортларының берсе булган Казан театр училищесы 100 еллыгын бәйрәм итә.