Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирусның 336 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кичә булган минималь күтәрелештән соң тагын кими башлады. Бер тәүлек эчендә 336 кешедә Сovid-19 ачыкланган, аңа кадәрге тәүлектә 342 очрак теркәлгән булган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.
51 авыручыны хастаханәгә салганнар. Алдагы көндә хастаханәләргә 66 кеше китерелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
2022 елның 8 октябренә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда пандемия башланганнан бирле 182 819 авыру очрагы теркәлгән. Республиканың 176 245 кешесе савыккан, шул исәптән соңгы тәүлектә 336 кеше (моңа кадәр бер көн элек 504 кешенең сәламәтләнүе билгеле).
Шул ук вакытта төбәктә бер тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләр рәсми рәвештә теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда Covid-19 чиреннән вафат булганнарның гомуми саны элеккечә, ягъни 2004 кеше. Үлем очрагы турында мәгълүмат соңгы тапкыр 20 сентябрьдә чыккан.