Татарстанда ел ахырына эшсезләр саны 15 мең кешедән артмаска тиеш
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ел ахырына эшсезләр саны 15 меңнән дә артып китмәс дип фаразлый. Республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә халыкның мәшгульлеген тәэмин итү төп бурыч булып кала», - дип искәртте министрның беренче урынбасары.
Пелевин билгеләп үткәнчә, мәшгульлек хезмәте муниципалитетлар белән бергә эшсез кешеләрне эшкә урнаштыру, аларны үзмәшгульлеккә җәлеп итү, яңадан әзерләү буенча эшчәнлекне дәвам итә.