Әлмәттә пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен эш урыннары ярминкәсе була
6 октябрьдә иртәнге сәгать 10да Әлмәттә пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Шулай ук барлык теләүчеләр дә чакырыла. Бу хакта Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Килүчеләргә кастелянша, каравылчы, кече тәрбияче, ярдәмче эшче, җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, кухня эшчесе, сатучы, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече, юл эшчесе, слесарь-сантехник, бораулаучы ярдәмчесе һ. б. вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә мәшгульлек үзәгендә (Герцен урамы, 86А) адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: 32-34-95.