Чаллы шәһәре Автозавод районының элеккеге хәрби комиссары Рәфыйк Имайкин вафат
Чаллы шәһәре Автозавод районының элеккеге хәрби комиссары Рәфыйк Имайкинның йөрәге тибүдән туктаган. Аңа 76 яшь иде. Чаллы мэриясенең мәгълүмати сәясәт идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.
Рәфыйк Рәхим улы белән хушлашу мәрасиме кичә булды. Элеккеге хәрби комиссарны үз Ватанында – Пермь краенда җирләячәкләр.