123ru.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2022

Самарада «Идел» халык ансамбле ярдәмендә «Татар пятачогы» булды

0

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Гореф-гадәтләр дәвамлы булсын» дигән язмасы чыкты.

Үткән гасырның алтмышынчы — җитмешенче елларында Куйбышевта (Самара) «Татарча пятачок»лар модада булган. Төрле авыллардан килеп, тулай торакларда яшәп, авыр сәнәгать заводларда һәм фабрикаларда эшләүче яшьләр һәм сту­дентлар, берәр паркта җыелып, гармун уйнап, җырлап-биеп, ял кичәләре уздыралар. Бу инде авыл егетләре-кызларының татар моңына, милли бәйрәмнәренә сусавын бастыру, авылдашлары, дуслары белән очрашу, насыйп ярларын табу урыны булган.

Еллар уза торган, авыл яшьләре шәһәрләргә китеп бетеп, ыгы-зыгылы тормышка күнеп, бөтенләй шәһәрләшеп беткәч, кайнап торган «Пятачок»лар да акрынлап сүрелә, күңелләрдә матур яшьлек хатирәсе булып кына истә кала…

25 сентябрьдә Самараның «Заря» мәдәният сараенда, «Идел» татар эстрада җыры халык ансамбле тырышлыгы белән, «Татар пятачогы»на яңа сулыш өрү кичәсе уздырылды. Әлеге матур кичәләрне кайтару — ансамбльнең җитәкчесе Мидхәт Әминовның күптәнге хыялы иде. Ниһаять, хыял чынга ашты бугай.

Яңа «Пятачок»ка олы яшь­тәге абый-апалар оныклары һәм оныкчыклары белән бергә килгәннәр иде. Алар җырлашып-биешеп алдылар, төр­кем-төркем җыелып, яшь чак­ларын искә алдылар. Мид­хәт абый ул чор гармунчыларын, татар активистларын исебезгә төшерде, яшь тамашачыларны тарих белән таныштырып үтте.

Олы яшьтәге пятачок­лы­ларның аяклары биюгә килеп торса, яшьләрне халык биюләренә өйрәтергә кирәк иде әле. Бу эшне «Яктылык» татар мәктәбе каршында эшләп килүче «Йолдыз» бию ансамбле артистлары һәм җитәкчесе Алия Сурина үз өсләренә алып, бию күнекмәләре өйрәттеләр. Бераздан кичәне алып баручы Линар Абсаттаров бии-бии хәлдән тайган биючеләргә бераз ял бирү өчен «Угадай мелодию» уенын тәкъдим итте. Зал моңа да бик теләп ризалашты. Оештыручылар викторинада һәм биюдә актив булган тамашачыларга бүләкләр дә әзерләгәннәр иде.

«Пятачок»ка махсус чакырылган кунаклар арасында милли туйлар, никахлар оештыру белән шөгыльләнүче Әлфия Сөләйманова да бар иде.

- Мондый чаралар бүгенге көндә бик кирәк, дип саныйм. Яшьләргә үз милләтендәге пар табуы кыенлаша бара. Ә менә «Татар пятачок»лары кебек кичәләр яшьләр өчен даими оештырылып торса, катнаш гаиләләр проблемасы чишелер иде, — дип, «Идел» ансамбленә рәхмәтләрен белдерде ул. Тамашачылар да аның фикере белән килештеләр.

Кичә ахырында кунакларга «Заря» мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Екатерина Беззатеева да кушылды. «Исәнмесез, дуслар», — дип сәламләде ул залдагы халыкны саф татар телендә: «Татарлар — үзенчәлекләрен югалт­маган һәм башка халыклар арасында эреп югалмаган мил­ләтләрнең берсе. Алга таба да матур гореф-гадәтләрегезне саклап, киләчәк буыннарга да җиткерегез», — диде ул, өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.

Әйе, «Пятачок»лар, кич уты­рулар даими оештырылып торса, яшьләргә халык көйләре генә түгел, яшь татар композиторларының дәрт­ле җырлары, музыкаль ком­позицияләре дә тәкъдим ител­сә, алып баручысы да яшь, кыю һәм көлдерә белә торган яшьтәшләре булса, бу идея­дән нәрсә дә булса килеп чыгарга да мөмкин. Иң мөһиме, «Пятачок»тан истәлекләр яңарту кичәләре ясамаска, олыларга оныкларына әлеге танышу урынын күрсәтергә һәм, кичәне ышанычлы яшьләр кулына тапшырып, өйләренә таярга, намазлыкка утырып, оныгына уң­ган-булган, әни-әбиләрне хөрмәт итә торган пар теләп дога кылырга гына кала. Калганын яшьләр үзләре дә башкарып чыгарлар.

Әнәс Мингалиев фотосурәте.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о росте популярности волонтерского движения


Спорт в России и мире
Москва

Две медали привезли псковички с чемпионата России по пилонному спорту


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Котов проиграл О'Коннеллу в первом круге турнира ATP в Чэнду


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АГН "Москва": при переиздании Красной книги Москвы будет использоваться ИИ





Путин в России и мире
Москва

Путин и глава Туркменистана обсудили подготовку к саммитам СНГ и БРИКС


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский: Ни США, ни Британия не дали разрешения на удары вглубь России


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Comedy Club

«Отряд не заметил потери бойца»: Лоза прокомментировал закрытие Comedy Club



Москва

Синоптики спрогнозировали до +17 градусов в Москве 23 сентября

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net