Апас бистәсе депутатлары җирлектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады
Шәһәр тибындагы Апас бистәсе депутатларының чираттагы киңәшмәсе узды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты. Киңәшмәдә депутатлар башкарылган эшләр хакында хисап тотты, киләчәккә яңа максатлар билгеләде.
Халыкны борчыган мөрәҗәгатьләр дә көн кадагына куелды. Чүп контейнерларын, йорт тирәләрен тәртиптә тоту, халыкны су, электр белән өзлексез тәэмин итү, юллар төзелеше кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Халык белән бергәләшеп эшләргә, апаслыларны борчыган сорауларны хәл итәргә кирәклеге ассызыкланды. Бу турыда «Апас-информ» хәбәр итә.
Шәһәр тибындагы Апас бистәсе депутатларының киләсе очрашуы декабрь аенда булачак. Апас бистәсендә һәм Әнәле авылында яшәүчеләр депутатларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала.