Әлмәттә сентябрь аенда туган балалар арасында Мөхәммәд һәм Ясминә исеме популяр булган
![Әлмәттә сентябрь аенда туган балалар арасында Мөхәммәд һәм Ясминә исеме популяр булган](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/10/4/6735ada22d554467212eec5e6a32ed92.jpg)
Сентябрь аенда Әлмәттә 188 бала туган. Шуларның 109ы - малай, 79 кыз, шул исәптән бер пар игезәкләр. Бу хакта Әлмәт районы ЗАГСына сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Иң кечкенә баланың авырлыгы 780 грамм булган, иң зурысы – 5150 грамм. Иң яшь анага 19 яшь, иң өлкәненә - 42 яшь. Бу айда иң яшь әтигә 22 яшь тулган, иң өлкәненә – 51 яшь.
Сентябрьдә ата-аналарның күпчелеге балалары өчен Ясминә, Амалия, Ева, София, Мөхәммәд, Адель, Ранель исемнәрен сайлаган.