Рөстәм Миңнеханов Татарстан өлкәннәренә зирәклек, ярдәмчеллек өчен рәхмәт әйтте
![Рөстәм Миңнеханов Татарстан өлкәннәренә зирәклек, ярдәмчеллек өчен рәхмәт әйтте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/10/1/80c8f52841ec05a90854cf1cde259c37.jpg)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлап видеомөрәҗәгать белән чыкты.
«Хөрмәтле өлкән иптәшләр, чын күңелемнән сезне бәйрәм белән котлыйм! Безнең республикада аерым бер традиция бар. Һәр гаиләдә кечкенәдән өлкән буын кешеләренә хөрмәт белән карарга өйрәтәләр. Һәм безнең бурыч - бу традицияне саклап калу», - диде Татарстан Президенты.
«Зирәклек, ярдәмчеллек һәм яхшы күңеллелек өчен рәхмәт сезгә», - дип өстәде Миңнеханов, аннары өлкән яшьтәге кешеләрне татар телендә тагын бер кат бәйрәм белән котлады.
«Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Исән-сау булыгыз», - диде ул видеомөрәҗәгатьтә.
Элегрәк Татарстан Президенты төбәк халкына бүген үзенең бабайлары һәм әбиләре, шулай ук ата-аналары белән аралашырга тәкъдим итте.