Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 475 очрагы ачыкланган
Узган тәүлектә Татарстанда 475 кеше коронавирус йоктырган, алдагы көндә 535 очрак булган.
72 пациент хастаханәгә китерелгән. Кичә 61 кешене хастаханәгә салганнар. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.
2022 елның 1 октябренә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан соң Татарстанда ковид йоктыруның 180 332 очрагы теркәлгән. 173 015 кеше (узган тәүлектә - 872 кеше) Covid-19 инфекциясеннән терелгән.
Шул ук вакытта узган тәүлектә төбәктә коронавирустан үлүчеләр теркәлмәгән. Шулай итеп, Татарстанда ковидтан барлыгы 2004 кеше үлгән, соңгы тапкыр үлем очрагы турында 20 сентябрьдә хәбәр ителгән.
Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең күпчелек төбәкләрендә коронавирустан үлемнең теркәлгән һәм теркәлмәгән очраклары арасында аерма күзәтелә. Аерым алганда, агымдагы елның июлендә бу чирдән 3284 кеше үлгән
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны бер атнада 20 процентка диярлек кимегән. Дүшәмбедән башлап Казан метрополитены станцияләре янында мобиль вакцинация пунктлары эшләүдән туктаячак.