Яшел Үзәндә өйләре янган күп балалы гаиләгә яңа йорт төзеп бирәчәкләр
Яшел Үзән районында өйләре янган күп балалы гаиләгә яңа йорт төзеп бирәчәкләр. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Яшел Үзән районында өйләре янган күп балалы гаиләгә яңа йорт төзеп бирәчәкләр. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сенегал Президенты Маки Салл өчен Казанның спорт объектлары буйлап экскурсия үткәрде. Алар, аерым алганда, «Ак Барс Арена» стадионында һәм Спортның су төрләре сараенда булды.
Читать дальше...
Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылында Зеленоград татарлары автономиясе җитәкчесе, «Игелек атлары» ассоциациясе президенты Шамил Какушкин, Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы Советы әгъзасы, режим һәм иминлек буенча рәис урынбасары Рамил Абдюшев һәм имам Равил хәзрәт Какушкин 1нче Мәхәллә мәчете базасындагы мәдрәсәне тәмамлаучылар өчен «Шәкертләр бәйрәме» дигән чара үткәрде. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...
Казанның иң өлкән кешесе – 1916 елның 19 ноябрендә туган 106 яшьлек Шәриф Мәҗитов. Бүген ул Киров районында яши. Татарстан башкаласында 100 яшьтән узган 90 кеше исәпләнә, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Шукшин фестивалендә «Иң яхшы продюсер эше» номинациясендә дипломга ия булды. Кинофестиваль нәтиҗәләре турында мәгълүмат кинофестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган.
Читать дальше...
Кичә кич 112 бердәм номерына Түбән Кама районында, Кама елгасында ир-атның су төбенә китүе хакында хәбәр килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
27 июль көнне «Татмедиа» бинасы каршында «Шәһри Казан. Язмыш» газетасына 2 яшь тулу уңаеннан зур бәйрәм узачак.
Читать дальше...
Инде киләсе елның икенче яртыеллыгында ук Россиядә мәктәп формасына ГОСТ барлыкка киләчәк. Бу хакта «Известия» газетасы Россия сыйфат системасына сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, Чувашиядә һәм Ульяновск өлкәсендә якын көннәрдә бик эссе булуы көтелә – көндез термометрның терекөмеш баганасы +30..+39 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанның Вахитов районындагы 131нче лицей укучысы Халыкара химия олимпиадасында алтын медаль яулады. Интеллектуаль ярыш 17-24 июльдә Цюрихта (Швейцария) узды. Җиңү өчен 90 илдән 350 гә якын укучы көрәшкән. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Дроннар узышы, лазер ярышы, ГТО, брейкинг һәм башка дисциплиналар Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертелгән. Россия Спорт министрлыгының шундый боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Читать дальше...
Бүген Казан Кремленең Гавәми урыннар ишегалдында «Татар музыкасында Көнчыгыш һәм Көнбатыш синтезы: импровизация буенча мастер-класс» дигән лекция укыячаклар. Тыңлаучылар алдында КФУның татаристика һәм мәдәният белеме кафедрасы доценты Светлана Каркина чыгыш ясаячак.
Читать дальше...
Баулы районы башлыгы Ильяс Гүзәеров Владивостокта «Кече шәһәрләрне һәм тарихи торак пунктларны үстерү» форумында катнашты. Анда кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның VIII Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта Баулы муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Буаның үзәк урамнарында Батырлык ордены белән бүләкләнгән махсус хәрби операциядә катнашучылар портретлары белән баннерлар сериясе барлыкка килде. Район башлыгы Ранис Камартдиновка әлеге тәкъдим белән җирле активистлар мөрәҗәгать итте, ул идеяне хуплады. Бу хакта Буа муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Түбән Каманың 89нчы балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Аҗаган» җәйге хәрби-спорт уены узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбләр ителә.
Читать дальше...
Бөгелмәдә «Архивларны капиталь ремонтлау» программасы буенча бина ремонтланачак, анда беренче тапкыр муниципаль архив ачыла. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Минзәләдә кырык эшен кырык якка ташлап килгән авыл үзешчәннәре зур концерт күйган. Концертны Тауасты Байлар авылының «Нур» халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева алып барган. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.
Читать дальше...Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.