Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2022

Новости за 28.02.2022

Түбән Камада тернәкләндерү чараларын прокатка бирү үзәге ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада инвалидлар өчен «Novo» техник тернәкләндерү чараларын прокатка алу һәм ремонтлау үзәге ачылды. Анда коляскалар, махсус түшәкләр, култык таяклары, скутер һәм роллаторлар бар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бу — бик мөһим вакыйга. Шәһәрдә мондый хезмәт күрсәтүче башка оешма юк. Шул ук вакытта, белгечләр билгеләп үткәнчә, ихтыяҗ бар. Хәзер Түбән Камада 16 меңнән артык «көчле рухлы» кеше яши. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты нда хәбәр ителә. Читать дальше...

Кукмара районындагы XVIII гасыр тарихи мәчетен төзекләндерергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәлен — Татарстан Республикасы Кукмара районы Мәчкәрә авылының XVII гасырда салынган борынгы тарихи мәчетен реставрацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Әлеге мәчет татар мәдәнияте архитектурасы һәйкәле булып тора. Мөфти Мәчкәрә мәчетен төзекләндерү планын хуплады, шулай ук реставрация проекты буенча теләкләрен әйтте... Читать дальше...

Мәскәүдә «Борынгы Чистай. Яңарыш» дип аталган күргәзмә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүнең Милләтләр йортында «Борынгы Чистай. Яңарыш» дип аталган күргәзмә ачылды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте белдергәнчә, бу — Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенең шул исемдәге проектының йомгаклау күргәзмәсе. Ул Россия Президенты грантлары Фонды ярдәме белән оештырыла.  Сәнгати-күргәзмә проекты Татарстанның бер катлы борынгы шәһәренә багышланган. Аның максаты — шәһәрнең тарихи... Читать дальше...



Мединский якындагы көннәрдә Украина делегациясе белән яңа очрашу булачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Белоруссиядә Россия һәм Украина сөйләшүләре биш сәгатькә якын дәвам итте. Шул вакытта алар көн кадагындагы мөһим пунктлары турында фикер алышты, шулай ук сөйләшү процессын дәвам итү турында килеште. Бу хакта очрашудан соң Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский әйтте.  Россия делегациясе әгъзасы сүзләренчә, сөйләшүләр вакытында «гомуми позицияләрне фаразларга мөмкин булган кайбер нокталарны» таба алганнар. Хәзер алар бу сөйләшүнең нәтиҗәләре турында үз илләренең җитәкчелеге белән фикер алышачак. Читать дальше...

Казанда «Ак калфак» конкурсының өченче туры була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 2-3 мартта Казанда V Бөтенроссия «Ак калфак» конкурсының өченче туры була. Конкурс 18 яшькә кадәрге кызлар арасында уздырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы .   Программа кысаларында алар Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныша. Шулай ук кызлар үзләренең гаилә кыйммәтләре турында сөйләячәкләр, гореф-гадәтләр белән уртаклашачаклар. Жюри әгъзалары яшь кул осталарының иҗатын һәм осталыкларын бәяли. Моннан тыш, конкурста катнашучылар өчен... Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда томан турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бүген һәм иртәгә Татарстанда урыны белән томан төшүе ихтимал. 28 февральдә, көннең икенче яртысында һәм иртәгә, 1 мартта, төнлә һәм көндез республика территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән томан көтелә, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге. Синоптиклар көндез аязучан болытлы һава, күбесенчә явым-төшемсез булачагын хәбәр итә. Урыны белән томан көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -2.. -7 градус була, аязган вакытта термометр баганалары -12 градуска кадәр төшә. Читать дальше...

Путин санкцияләргә каршы махсус икътисади чаралар куллану турында карарны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «АКШның һәм аларга кушылган чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләре сәбәпле» контрсанкцияләр куллану турындагы карарга имза куйды. Документ Кремль сайтында урнаштырылган. Карар нигезендә, тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучылар быелның 1 гыйнварыннан чит илләрдән алынган валюта кертемнәренең 80 процентын сатарга тиеш. Бу кагыйдә инде җыелган акчаларга да кагыла — өч көн эчендә аларны сатарга кирәк булачак. Үзәк банк әлеге процессны контрольдә тотачак. Читать дальше...

Рус мәктәпләрендәге татар балалары арасында татар теле олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 24-26 февраль көннәрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» базасында рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең 4-11 нче сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Казаннан, Чаллыдан һәм республиканың 34 муниципаль районыннан 321 укучы катнашты. Җиңүчеләр: Зифа Бариева, Балтач районы Норма урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы; Алсу Сәләхиева, Биектау районы 3 нче... Читать дальше...



Нәбиуллина: Россиядә SWIFТны Финанс хәбәрләрен тапшыру системасы алыштырырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина соңгы елларда үсеш алган эчке финанс инфраструктурасының өзлексез эшләвен вәгъдә итте.  «Бездә SWIFТ системасын ил эчендә алмаштыра ала торган Финанс хәбәрләрен тапшыру системасы (СПФС) бар. Аңа чит илләрдән катнашучылар да кушыла ала. Түләү карталарының илкүләм системасы түләү карталарының бөтен Россия эчендәге трафигын эшкәртә. Санкцияләргә эләккән банклар чыгарган халыкара түләү системалары карталары ил эчендә гадәттәгечә эшләвен дәвам итәчәк»... Читать дальше...

Яндекс-колонкада татар телендә беренче радио барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). «Китап» радиосы Яндекс медиакорпорациясе белән барлык җайланмаларда да үз сигналын трансляцияләүгә килешү төзеде. Хәзер Алиса «Китап» радиосын кабыза белә. Яраткан радиостанцияне Алисадан: «Алиса, „Китап“ радиосын куй», –дип сорап кына да тыңларга була. Әдәби-музыкаль радио Казанда 2021 елдан бирле 98,6 МГц ешлыгында, iOS һәм Google Play мобиль кушымталарында эшли.

Татарстанда укучыларның 97 проценттан артыгы кайнар ризык белән тәэмин ителгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда мәктәп укучыларының 97 проценттан артыгы кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Айгөл Кашапова ведомствоның 2021 елдагы максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу буенча Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте. «Бүгенге көндә 454 980 бала кайнар ризык белән тәэмин ителгән, бу 97,6 процентны тәшкил итә. Беренче-дүртенче сыйныфлар кайнар ризык белән ... Читать дальше...

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Җәлил укулары узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Тосно шәһәрендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, антифашист, татар шагыйре Муса Җәлилнең 116 еллыгын билгеләп үттеләр. Чара кысаларында герой-шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм ел саен уздырылып, инде традициягә әверелгән Җәлил укулары үтте. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.  Җәлил укуларын Ленинград өлкәсенең Тосно районы муниципаль берәмлеге администрациясе... Читать дальше...

Россия 36 илнең авиакомпанияләре өчен үзенең һава киңлеген япты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россия Федерациясе 36 илнең авиакомпанияләре өчен очышларны чикләде. Россия санкцияләрнең яңа пакеты кысаларында күкне япкан илләрнең авиакомпанияләренә үз һава киңлекләрен куллануны тыйды, дип хәбәр итә Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация). Бу турыда РИА Новости яза. «Халыкара хокук нормалары нигезендә, Европа дәүләтләренең Россия авиаташучылары тарафыннан эксплуатацияләнә һәм/яки Россиядә теркәлгән гражданлык һава суднолары очышларын башкаруны тыюга җавап чарасы сыйфатында... Читать дальше...

Казан студентлары Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча өчпочмак һәм кыстыбый пешерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Виталий Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары шеф-поварлар белән берлектә татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов язып калдырган рецепт буенча өчпочмак һәм кыстыбый пешерде. Пешекчелек остаханәсе Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел тулуга багышланды. Казан инновацион университеты студентлары милли кулинария студиясендә Юныс Әхмәтҗанов рецептларына нигезләнеп, өчпочмак, тары ярмасы боткасы һәм бәрәңге пюресыннан кыстыбый пешереп күрсәтте. Читать дальше...

«Оста куллы гүзәл затлар» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Оста куллы гүзәл затлар»  конкурсын игълан итә. Бәйгегә старт 15 февральдә бирелде һәм 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйге инстаграмда ике номинация буенча уздырыла: «Кул эшләнмәләре», «Тәмле булсын ашыгыз!». Конкурста 12  яшьтән өлкәнрәк  булган хатын-кызлар, үсмерләр кызлар катнаша ала. Эшләрне  нигезләмәдә  язылган шартларга туры китереп,  #остакуллар2022  хештегы белән билгеләп,  @tatarcongress, @tatarlar_kongress... Читать дальше...

Түбән Камада «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 6 сезоны башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Узган ял көннәрендә Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә «Намаз – бәхет ачкычы» проектының 6 сезоны башланды. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Ислам нигезләрен өйрәнергә мөмкинлек бирүче курсларда Түбән Кама шәһәренең 50 кешесе катнашырга теләк белдерде. «Намаз – бәхет ачкычы» проекты 5 дәрес эчендә ислам диненең асылына төшенергә, намаз укырга өйрәнергә мөмкинлек бирә. Курсларны Түбән Кама шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете остазлары үткәрә.... Читать дальше...

Новокузнецк шәһәрендә туристларны татарларның милли көнкүреше белән таныштырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Новокузнецк шәһәрендә туристлар өчен «Безнең йорт» дип аталган татар милли көнкүреше бүлмәсенә экскурсия үткәргәннәр. «Ак калфак-Нур» коллективы әгъзалары Зөһрә Шакирова һәм Фәнзия Нуриева экскурсиядә катнашучыларга татар халкының гадәтләре һәм йолалары турында сөйләп, музей экспонатлары белән таныштырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы яза. Биредә шулай ук «Татар милли бизәге белән танышу» дип аталган осталык дәресе дә узган, анда милли кием өлешләренә бизәк төшерергә өйрәткәннәр. Читать дальше...

Авдонина: Covid-кагыйдәләрне үтәгәндә, эпидемия мартта тәмамланырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз кимегән. Бу хакта «Бердәм Россия»нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.  «Авыручыларның соңгы тапкыр артуы шушы елның гыйнварыннан башланды, 7 атна дәвамында шактый артты, көн саен дүрт мең очрак та, өч мең очрак та булды. Читать дальше...

Свердловск өлкәсендә татарча нәфис сүз осталары конкурсы уза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы Аракай авылындагы милли-мәдәни комплекс һәм Екатеринбург шәһәре өлкә милләтара китапханәсе белән берлектә ел саен үткәрелә торган төбәкара нәфис сүз осталары бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде.  Әлеге чара Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Казандагы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән оештырыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә. Конкурска Россиянең 9 регионыннан ... Читать дальше...


Музыкальные новости
Юрий Лоза

«Они убрали Листьева». Лоза назвал виновников убийства Владислава Листьева





Персональные новости
Бато Багдаев

Откровение артиста госцирка Бурятии Саяна Дондокова - Театр и дети, Культура и Россия, интервью





Татарстанда Covid-19 авыруының 90 процент очрагын омикрон-штамм китереп чыгара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда күпчелек очракта Covid-19 коронавирусын «омикрон» штаммы китереп чыгара. Бу хакта «Бердәм Россия»нең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узган туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүген авыруның 90 проценты– «омикрон» штаммына, бары 10 проценты гына «дельта»га туры килә», — дип билгеләп үтте эксперт. Читать дальше...

Үзәк Банк сишәмбегә валюталарның рәсми курсларын билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Россия Банкы сишәмбе, 1 мартка валюталарның рәсми курсларын билгеләде. Шул хактагы мәгълүмат регуляторның сайтында урнаштырылган. АКШ доллары курсы 93,5589 (үсеш – 10,0104 сум), евро 104,4772 сум (үсеш – 10,8778 сум) тәшкил итәчәк. Үзәк Банк элегрәк төп ставканы еллык 20 процентка күтәргән иде. 24 февральдә иртән РФ Президенты Владимир Путин Донбасста махсус хәрби операция башлау турында игълан итте. Соңрак дәүләт башлыгы әлеге карарны мәҗбүри чара дип атады.... Читать дальше...

Роспотребнадзор Татарстанда нинди массакүләм чаралар үткәрергә мөмкин икәнен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән республикада кайбер массакүләм чаралар үткәрергә рөхсәт ителде. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шуларны санап үттеләр. «Татарстан Республикасында ял, күңел ачу, физкультура, спорт, күргәзмә, агарту, реклама чаралары үткәрергә рөхсәт ителә», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә. Читать дальше...

Darul-Kutub.com электрон китапханәсе фондына тагын 35 борынгы китап өстәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 2022 елның гыйнвар аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр Darul-Kutub.com электрон китапханәсенә 35 исемдәге иске китап цифрлаштырылып өстәлде. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге хезмәтләр арасында 1918 елга кадәр татар мәдрәсәләрендә кулланылган дәреслекләр, уку әсбаплары булып файдаланылган чыганаклар бар. Шулай ук Җәләлетдин әс-Суютиның зур классик 5 китабы, Ризаэддин Фәхреддиннең «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр»е, Галимҗан Барудиның «Хәтер дәфтәре»... Читать дальше...

Белоруссиядә Россия һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләр башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Белоруссиядә Россия һәм Украина делегацияләре арасында сөйләшүләр башланды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Яклар әлеге очрашу турында кичә килешкән иде. Белоруссиягә килгәч, Россия делегациясе Киев вәкилләрен 15.00 сәгатькә кадәр көтәргә әзер икәнлеге хакында белдерде, әлеге вакыт тәмамланырга берничә минут кала Украина Хөкүмәтенең очрашырга риза икәнлеге турында билгеле булды. Шул ук вакытта, Украина Президенты Владимир Зеленский сөйләшүләрнең нәтиҗәсенә бик ышанып җитмәве хакында белдерде.

Свердловск өлкәсендә XV «Урал сандугачы» Төбәкара бәйгесенең Гала-концерты узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 13 март көнне 16.00 сәгатьтә Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараеның Зур залында XV «Урал сандугачы» Төбәкара бәйгесенең Гала-концерты узачак. Гала-концертта Татарстанның халык артистлары Фән Вәлиәхмәтов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Вил Усманов, Татарстанның атказанган артистлары Наил Сәгъдиев, Сиринә Зәйнетдинова һәм башка татар эстрадасы йолдызлары катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Керү – чакыру билетлары буенча.

Спорт в России и мире
Москва

"Динамо" может оформить чемпионский титул РПЛ 19 мая


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Синоптик уточнил, когда потеплеет в Москве





Путин в России и мире
Москва

Передовые идеи. Что известно об Андрее Белоусове


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Марина Василевская передала Александру Лукашенко флаг Беларуси, побывавший на МКС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Святая миссия русского солдата


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Илья Лагутенко

Макс Покровский рассказал о жизни Лагутенко в период молчания



Москва

Педагоги из Якутии провели мастер-классы и игры на выставке «Россия» в Москве

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net