Мединский якындагы көннәрдә Украина делегациясе белән яңа очрашу булачагын әйтте
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Белоруссиядә Россия һәм Украина сөйләшүләре биш сәгатькә якын дәвам итте. Шул вакытта алар көн кадагындагы мөһим пунктлары турында фикер алышты, шулай ук сөйләшү процессын дәвам итү турында килеште. Бу хакта очрашудан соң Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский әйтте. Россия делегациясе әгъзасы сүзләренчә, сөйләшүләр вакытында «гомуми позицияләрне фаразларга мөмкин булган кайбер нокталарны» таба алганнар. Хәзер алар бу сөйләшүнең нәтиҗәләре турында үз илләренең җитәкчелеге белән фикер алышачак. «Иң мөһиме — сөйләшүләр процессын дәвам итәргә килештек. Киләсе очрашу якындагы көннәрдә Польша-Белоруссия чигендә узачак. Тиешле килешү бар. Моңа кадәр делегацияләрнең һәркайсы, делегацияләрнең һәркайсының җитәкчелеге, сөйләшү позицияләре турында ил җитәкчелеге белән киңәшләшәчәк», — диде ул.